В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Волонтерлар сугыш чоры буыннары язмышы турында видеокитап булдырырга планлаштыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Барлык теләүчеләрне дә «Кеше язмышы. Җанлы китап» халыкара волонтерлык әдәби-музыкаль онлайн-марафонда катнашырга чакыралар. Октябрьгә кадәр волонтерлар сугыш чоры буыннары язмышы турында видеокитап булдырырга планлаштыра. Китапта проектта катнашучыларның сугыш елларында яшәгән туганнарының фотосурәтләре, сугыш еллары җырлары, шулай ук «Судьба человека» дигән бөтенхалык яраткан хикәядән өзекләр урнаштырылачак.
Марафонда катнашу өчен теркәү формасын тутырырга һәм үзең өчен өстенлекле юнәлешне сайларга кирәк. Шулай итеп, теләүчеләр видеога «Судьба человека» хикәясенең өзекләрен төшерә һәм яздыра, шулай ук видеога «Судьба человека» фильмыннан җырлар, сугыш чоры җырларын, сугыш балаларына багышланган җырларны яздыра ала. Моннан тыш, катнашучылар сугыш еллары фотоларын гаилә архивыннан тәкъдим итә ала, аларда сурәтләнгән кешеләр әлеге китапның геройлары була ала.
Марафон РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Минем балачак - сугыш» федераль проектының бер өлеше (ул ил Президенты администрациясе тарафыннан Россиядә Хәтер һәм дан елын уздыру буенча төп чаралар планына кертелгән), шулай ук «#Узнай Россию. Донское слово» әдәби фестиваленең (ул Президент грантлары фонды ярдәмендә уздырыла) этабы булачак.