В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык һавада фотоларын һәвәскәрләр дә, профессионаллар да элә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 27-нче июньдә Казанның Кремль яр буенда «Фотосушка – 2019» иҗади күргәзмәсе узачак. Үз фотоларын ачык һавада элеп куярга теләүчеләрнең барысын да – яңа кызыксынучылар, һәвәскәрләр һәм профессионалларны чакыралар.
Күргәзмәгә түбәндәге темалар буенча эшләр кабул ителә: табигать һәм пейзаж, хайваннар дөньясы, Кремль яр буенда үткәрелә торган чаралар, йөзләр. Фотосурәтләрнең зурлыгы 10х15 сантиметрдан ким һәм 20х30 сантиметрдан артык булмаска тиеш. Алар jpg яки png форматында event@kremlinnab.ru электрон почтасы аша «Фотосушка – 2019» тамгасы белән, шулай ук яр буенда «Роликлар прокаты» павильонында кабул ителә.
Тәкъдим ителгән фотоэшләрнең саны күп, шул исәптән сыйфат дәрәҗәсе түбән булган очракта, оештыручылар фотокүргәзмәдә катнашуга барлык эшләрне дә кертмәскә хокуклы.
Фотоларны Кремль яр буендагы Үзәк аллеяда 27-нче июньдә 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак. Күргәзмә вакытында килүчеләр үзләренә ошаган эшләрне ала һәм фотографлар белән җанлы аралаша алачаклар. Чара open-air дискотека белән тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.