Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2023, 10:06

Казанлылар Химиклар мәдәният йортында чүлмәк ясау буенча остаханә, психолог кабинеты һәм фуд-корт ачуны сорадылар

ТР яшьләр министры белән очрашуда халык мәдәният йортын яңарту идеяләрен тәкъдим итте

Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Кичә Химиклар мәдәният йортында шәһәр халкы – яшь гаиләләр, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашында җәмәгать тыңлаулары узды. Очрашуда халык мәдәният йортын яңарту идеяләрен тәкъдим итте. Алда – тагын ике җыелыш, аларның нәтиҗәләре буенча концепция камилләштереләчәк һәм казанлыларга тәкъдим ителәчәк.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тыңлауларда республиканың «Яшьләр өчен төбәк» федераль конкурсы буенча мәдәният йортын ремонтлауга финанслау алырга мөмкинлеген хәбәр итте. Җиңүчеләрне 24 нче июньдә игълан итәчәкләр.

Узган очрашуда Казан яшьләре мәдәният йортында мастер-класслар, йога дәресләре өчен мәйданчык булдырырга, чүлмәк ясау буенчча остаханә һәм ял итү зоналары ачарга тәкъдим иттеләр. Эшләүче яшьләр вәкилләре кино карау яки тел курслары оештыруны сорадылар, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Яшь гаиләләр мәдәният йортында психологик консультацияләр кабинетлары, фуд-корт, балалар өчен түгәрәкләр, маркетлар, бау паркы, ачык һавада концерт һәм театр мәйданчыкларын күрергә теләүләре турында сөйләделәр. Шәһәрлеләр шулай ук мәдәният йорты янында автомобильләр һәм велосипедлар парковкасы өчен урын булдыруны сорадылар.

Татарстан Яшьләр үзәге җитәкчесе Валентин Шихобалов мәдәният йортының төрле юнәлешләр буенча эшләячәген әйтте. Анда арт-резиденцияләр, социаль проектлау, рәсми булмаган белем бирү өчен мәйданчыклар, тавыш яздыру студияләре һәм вакытны уңайлы үткәрү, проектларны гамәлгә ашыру, очрашуларны оештыру һ.б. өчен күп функцияле киңлекләр ачу планлаштырыла.

Искәртеп узабыз, «Казаноргсинтез» заводы Химиклар мәдәният йорты бинасын ТР Яшьләр министрлыгына СИБУР һәм ТР Хөкүмәте хезмәттәшлеге кысаларында тапшырды.

Барлык яңалыклар