В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көзге донор акциясендә 138 кеше катнашты.
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь). Бүген «Милли музыка көне» донор акциясендә казанлылар республика кан банкын 62 литрга тулыландырды. 138 кеше донор булган.
Иреклеләр өчен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артистлары чыгыш ясадылар. Сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге коллектив вокаль һәм бию номерларын тәкъдим итте, шулай ук музыкаль инструментларда, шул исәптән курайда да уйнады.
Барлык активистлар да оештыручылардан сувенирлар һәм чәк-чәк алды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге матбугат хезмәте.
Акцияне DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры ярдәмендә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырды.