Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2022, 17:22

Казанлылар республика кан банкын 57 литрга тулыландырдылар

Бөтендөнья донор көненә багышланган акциядә 127 кеше кан тапшырды.

Фото: «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). Бүген, Бөтендөнья донор көнендә, «Казан йөрәге» хәйрия акциясендә шәһәрлеләр Республика кан банкын 57 литр 150 миллилитрга тулыландырды. 127 кеше донор булды.

«Волонтер медиклар» иҗтимагый хәрәкәтенең иреклеләре, «Россия Кызыл хачы» иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе әгъзалары һәм DonorSearch.org проекты активистлары  казанлыларга донорлык турында сөйләделәр, буклетлар тараттылар һәм истәлекле сувенирлар бүләк иттеләр.

Акция барышында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Россиянең иң яхшы доноры» конкурсында җиңү яулаган Казан һәм республика халкын котлады. Активистларның берсенә ул донор хәрәкәтенә өлеш керткән өчен Федераль медицина-биология агентлыгы медален тапшырды.

Хәйрия акциясе Беренче Май мәйданында Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан иреклеләр үсеше шәһәр үзәге белән берлектә оештырылды.

Бүген Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллыдагы Республика кан үзәге филиалларында да кан бирергә мөмкин иде. Гомумән алганда, акцияләрдә 479 донор катнашты, дип хәбәр ителә Республика кан үзәге сайтында.

Моннан тыш, Горький исемендәге паркта бүген DonorSearch кан донорлары бергәлеге тарафыннан оештырылган «Донорство в лицах» фотокүргәзмәсе ачылды. Аның геройлары – кан тапшырып, кешеләргә ярдәм итү идеясе белән берләшкән Казаннан һәм Татарстаннан төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган активистлар.

Шулай ук бүген «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә Бөтендөнья донор көненә багышланган лекцияләр циклы узачак, анда казанлыларга канны ничек һәм ни өчен тапшырырга кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Барлык яңалыклар