В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Студентлар көне» донорлык акциясенә 140 тан артык волонтер кушылган
Фото: «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә «Студентлар көне» акциясенә 140 тан артык кеше кушылды. Аларның 110 ы донор булды, араларында Казан югары уку йортлары студентлары да бар иде.
Катнашучылар өчен «Донорның иртәнге ашы» һәм «Сүзләр уены» квестлары, шулай ук истәлекле сувенирлар әзерләнгән. Акция нәтиҗәсендә кан банкы 50 литрга тулыланган.
Чара Донорлык балигълык атналыгы һәм Татьяна көне кысаларында КФУның иреклеләр үзәгеннән волонтер-медиклар һәм студентлар белән берлектә узды, дип хәбәр итә Республика кан үзәгенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел алдыннан казанлылар республика кан банкын 58 литрга тулыландырды. Ул вакытта донорлык акциясенә 140 тан артык волонтер кушылган иде.