Гыйнвар аенда «Казан транспорт» мобиль кушымтасын 500 гә якын шәһәр кешесе йөкләгән.
Фото: Денис Гордийко
Мобиль кушымта яңа технология – акыллы түләү сервисы ярдәмендә юл йөрү өчен түләү мөмкинлеге бирә. Кушымта транспорт чараларында урнаштырылган махсус датчиклар ярдәмендә пассажирның кайсы тукталышта керүен һәм юл бәясе нинди булуын билгели. Кулланучыга бары тик кушымтадагы түләүне раслау гына кала, шуннан соң ул электрон билет алачак.
Гыйнвар аенда мобиль кушымтага яңа функция өстәлгән. Хәзер банк картасын бәйләү белән бергә Apple Pay мобиль түләү системасын да тоташтырырга була. Алга таба кушымтага Google Pay түләү сервисы өстәләчәк.
Хәзерге вакытта метрополитенда мондый технологияне гамәлгә кертү мәсьәләсе карала, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.