В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәет Галиев исемендәге мәдәният сарае янындагы паркта блокадачылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). 27-нче гыйнварда Россиядә Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулу билгеләп үтелә. Бу көнне Казанның Дәрвишләр бистәсендә, Сәет Галиев исемендәге мәдәният сарае бинасы артындагы паркта блокадалы Ленинградта яшәүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Блокададагы ленинградлылар авыр сугыш чоры турындагы хатирәләре белән уртаклашачак.
Очрашу 101-нче номерлы мәктәптә дәвам итәчәк. Чарада узган еллар җырлары яңгыраячак, чолганышта булганнарга үзләренең иҗади котлауларын мәдәният сарае коллективлары тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, «Ветеран» клубында «Бүген шәһәрдә салют, бүген ленинградлылар елый» дип исемләнгән бәйрәм концерт программасы узачак, дип хәбәр иттеләр Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында.
Исегезгә төшерәбез, 1944 елның 27-нче гыйнварында совет гаскәрләре фашистлар тарафыннан чолганышка алынган, 900 көнгә якын дәвам иткән Ленинград блокадасын өзделәр. Дәрвишләр бистәсе һәм Казан оптика-механика заводы тарихы Ленинград белән тыгыз бәйләнгән. Дәрвишләр бистәсенә блокадалы шәһәрдән Дәүләт оптика-механика заводы белгечләре гаиләләре белән бергә эвакуацияләнгән, шулай ук предприятие үзе дә. Сугыштан соң завод Казанда кала, шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсенә әверелә.