В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне шагыйрьнең тууына 133 ел була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 26-нчы апрель көнне казанлылар күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алачак. Бу - ел саен үткәрелә торган традиция, анда Татарстан җитәкчеләре, татар зыялылары һәм яшьләр катнаша. Бу көнне шагыйрьнең тууына 133 ел була.
9.00 сәгатьтә Г.Тукай скверындагы язучы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак. Театр урамындагы һәйкәле янында 12.00 сәгатьтә шигърият бәйрәме үтәчәк. Исегезгә төшерәбез, 26-нчы апрельдә, 7.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Театр урамы буенча (Карл Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә.
15.00 сәгатьтә И.Шакиров исемендәге «Казан Экспо» күргәзмә комплексының концертлар залында тантаналы рәвештә Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшырачаклар, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.