Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2020, 09:51

Казанлылар Бауман урамында Май чабу бәйрәмен үткәрәчәкләр

1-нче март көнне шәһәрнең үзәк урамында артистлар чыгыш ясаячак, конкурслар һәм мастер-класслар узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). 1-нче март көнне Казанның Бауман урамында Май чабу бәйрәме узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен артистлар чыгышлары, конкурслар, призлар һәм төрле мастер-класслар белән киң күңел ачу программасы әзерләнгән. Барлык теләүчеләрне коймаклар белән сыйлаячаклар.

Бәйрәм чаралары Матбугат йорты янында 12.30 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр Туризмны үстерү комитетында. Бу көнне Бауман урамында урнашкан музейларның бер өлеше музейга керү өчен ташламалар бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 1-нче мартта Татарстан башкаласында Май чабуны Аккош урман-паркында да бәйрәм итәчәкләр. Биредә фуд-корт һәм спорт зоналары оештырылачак, ә барлык теләүчеләр дә коймактан авыз итә, мастер-классларда катнаша, киез итекләр ыргыта һәм киез итекләр киеп хоккей уйный алачак. Бәйрәм программасы 10.00 сәгатьтә башлана. Май чабу карачкысын яндыру 13.00 сәгатьтә була. Шуннан соң Россия башкаручысы Виктория Дайнеко чыгышы планлаштырылган.

Барлык яңалыклар