Май аенда Казанның чүп-чар төяү станциясенә (МПС-1) 6 мең тонна калдык керде, әлеге чүп-чардан 468 тонна икенчел чимал җыелды.
Шәһәр территориясеннән 650 мең кубометрдан артык чүп-чар чыгарылды, шул исәптән, 6,5 мең чүп сары сеткалардан җыелды. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә шәһәр ишегалларында чүп-чарны аерып җыю өчен 1733 сары сетка
урнаштырылган. Быел тагын 1,2 мең сары сетка барлыкка киләчәк. Сары сеткада биш бүлек бар: металлның барлык төрләре, пластика, пыяла, макулатура һәм дәфтәр өчен бүлекләр.
«ПЖКХ» идарә итүче компаниясе мәгълүматы буенча, узган айда махсус техника ярдәмендә эшчеләр Казанның шәхси торак секторында 723 контейнер мәйданчыкларын чистарттылар. Алардан 21 мең кубометр (1 меңнән артык эре тонналы йөк машинасы) чүп-чар чыгарылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2024 елның беренче яртысында чүп-чарны аерым җыю һәм МПС-1 эшләве нәтиҗәсендә Казан полигонына 2136 тонна калдык эләкмәгән. Бу 36 вагон товар поезды яки 600 чүп-чар ташу машинасы саны белән чагыштырырлык.