Акция 8 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә узачак
Түбән Заречье пляжында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә, 8 сентябрьдә, өмә узачак. Акция 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.
Территорияне чистартуга Рус география җәмгыяте һәм «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте активистлары кушылачак. Өмәдә катнашучыларны бердәм атмосфера, танышулар һәм файдалы вакыт үткәрү көтә.
Алданрак Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортлары арасында экология чемпионатының «Студентлар чисталык кубогы» гариза бирү кампаниясе старт алган иде. Быел турнир 700ләп кешене берләштерәчәк. Конкурсның гомуми приз фонды 250 мең сум тәшкил итәчәк.