В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Плоггинг 27 нче августта узачак, катнашучылар өчен трансфер оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
Маршрут хәзер яр ныгыту эшләре бара торган Бәллүр шарлавык янында башлана һәм Зур Зәңгәр күл буенда дәвам итәчәк. Чарада катнашучыларны җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, ике тапкыр Россия беренчелеге призеры, дүрт тапкыр бөтенроссия ярышлары чемпионы, биш тапкыр Идел буе федераль округы чемпионы Александр Ситников озата барачак.
Плоггинг 9:00 дән 10:30 га кадәр узачак. Барлык теләүчеләр дә алдан теркәлү буенча катнаша ала. Заявка тутырылганнан соң, оештыручылар җыю урыны белән хәбәр җибәрәчәк. Плоггингның иң актив катнашучысы приз алачак.
Экологик акция «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигать территорияләрен һәм экотуризмын үстерү дирекциясе тарафыннан «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы белән берлектә оештырылды.