В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акция 21-нче августта узачак.
Фото: ТРда рус географик җәмгыяте
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 21-нче августта Казанда Тирән күл территориясен чистарту буенча экологик акция узачак. Шәһәр халкы пляжда тәртип урнаштырачак, ә су төбеннән чүпне Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары күтәрәчәк.
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге үткәрә торган өмәдә волонтерлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм Казанның битараф булмаган барлык кешеләре катнашачак.
Акциянең башлануы 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Шәһәрлеләргә перчаткалар, капчыклар һәм кирәкле җиһазларны урында бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТРда рус географик җәмгыятенең матбугат хезмәте.