Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2019, 12:40

Казанлылар «Үлемсез полк» акциясе турында: «Үз геройларыгызны эзләгез, бу киләчәк буыннар өчен мөһим»

Бүген Казанда 11 мең 80 Бөек Ватан сугышы ветераны, аларга тиңләштерелгән затлар һәм гаилә әгъзалары яши.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май, Алинә Бережная). Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагыла - әнисе, сеңелләре һәм кызлары улларын, абыйларын, әтиләрен фронтка озаталар. Бүген Казанда 11 мең 80 Бөек Ватан сугышы ветераны, аларга тиңләштерелгән затлар һәм гаилә әгъзалары яши. Аларның саны елдан-ел кими бара. «Үлемсез полк» батырлык турындагы истәлекне сакларга ярдәм итә, ул гади патриотик акция генә түгел, сүнмәс дан, Ватанга һәм үз халкыңа карата булган бөек мәхәббәт символы да. Җиңү көне алдыннан  KZN.RU порталы үз гаиләләре геройларының истәлекләрен һәм тарихын игътибар белән саклаучы казанлыларның тарихын җыйды.

«Сугыш турындагы фильмнарда барысы да дөрес түгел, чынлыкта ул вакыйгалар күпкә куркынычрак һәм яманрак иде»
Татьяна Байбакова

«Дүрт ел элек без Мәскәүдә «Үлемсез полк» йөрешен күрдек, кешеләрнең тарихлары белән илһамланып, туганнарыбыз турындагы мәгълүматны эзләү белән шөгыльләнә башладык. Кызым белән архивларга мөрәҗәгать иттек һәм безнең гаиләнең өч герое турындагы истәлекне торгыздык.

Иремнең бабасы - Михаил Иванович Сергеев 1943 елдан 1944 елга кадәр 2-нче Украина фронтында һәм 1944-1945 елларда 4-нче Украина фронтында сугышта катнаша. Ул 28-нче укчы полкының һава-десант дивизиясенең автоматчысы була. Первомайск шәһәре өчен көрәштә һөҗүм вакытында уң кулы каты яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң янә сугышта катнаша. Тагын ике тапкыр яралана.

1944 елның 12-нче декабрендә шәхси коралдан 730 биеклек өчен көрәштә немец офицерын юк итә.

Сугыштан соң Михаил Иванович Боровое Матюшино бистәсендә «Красный рыбак» колхозында актив эшли. III дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Сугыш турында туганыбыз беркайчан да балаларына сөйләмәде, искә төшерәсе килмәде, әмма өлкән кызына сугыш турындагы фильмнарда барысы да дөрес булмавын, чынлыкта ул вакыйгалар күпкә куркынычрак һәм яманрак булуын әйтә иде.

Бабабызның бүләкләре – 11 күкрәк билгесе барысы да безнең гаиләдә саклана. Михаил Иванович 1991 елның 8-нче октябрендә 65 яшендә вафат була.

Безнең гаилә бабам Петр Петрович Буздалов турындагы истәлекне дә саклый. Ул Бобруй дивизиясенең 1174-нче укчылар полкының санитар ротасы санитары була. 1944 елның 24-нче июненнән 6-нчы сентябренә кадәр ул 55  Кызыл армиячене чыгара, шул ук вакытта йөздән артык сугышчыга ярдәм күрсәтә. Сугыш кырында фидакарь хезмәте белән ул берничә дистә авыр яраланган командир һәм сугышчының гомерен саклап кала.

Петр Петрович III дәрәҗә Дан ордены һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Минем бабам Маркел Григорьевич Степанов та Җиңүгә өлеш кертте, азык-төлек хезмәтендә рядовой булып эшли. Колхоз рәисе булып эшләгәндә, фронтка чакырып алалар. Смоленск астында яралана. Хезмәт йөген алдынгы өлешләргә илткәндә снаряд минасы табанын тулысынча өзә. Бабам 1978 елның 9-нчы апрелендә вафат була».

«Мин бабамнан сугыш турында сөйләвен сорадым, ләкин ул бер генә сүз әйтә иде: «Салкын иде, Ян»
Яна Зарипова

Яна Зарипова өченче ел бабасы Александр Михайлович Дюгаевның портреты белән «Үлемсез полк» акциясендә катнаша. Быел колоннада улы, абыйсы, ике туган сеңлесе һәм апасы белән катнашачак. «Безгә ата-бабаларыбызның тарихы бик кадерле. Без балачактан ук гаилә тарихы белән кызыксындык, бабабыз күп мәгълүмат бирмәде, барысын да архивтан белдек», – дип сөйләде Я.Зарипова һәм өстәп куйды: «Мин бабамнан сугыш турында сөйләвен сорадым, ләкин ул бер генә сүз әйтә иде: «Салкын иде, Ян. Кара, люкта эт ята һәм җылына, фронтта шундый ук люк булса, җиңелрәк булыр иде».

Александр Михайлович фронтка 1943 елда 17 яшендә эләгә. Ул уттан атучы була, аларны «туп ите» дип атыйлар, чөнки 250 метр аралыкта немец гаскәрләре белән сугышалар, дип сөйли Яна.

1945 елның 1-нче мартында Груден шәһәрендә барган сугышларда Александр Михайлович батырлык кыла. Ул ату бүлекчәләре составында немец автоматчылары булган йортка беренче булып бәреп керә. «Күп санда булулары аркасында немецлар безнең бүлекчәләрне кысрыклыйлар, йорт камап һәм чолгап алына. Бабай 3 утлы коралчы белән 10 сәгать чолганышта кала, шул вакыт эчендә алар өч зур һөҗүм башкаралар һәм безнең җәяүлеләр бүлекчәләре килгәнче йортны саклап калалар», – дип сөйләде Я.Зарипова. Александр Михайлович батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Барлык яңалыклар