В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектта катнашучылар дәресләргә йөри башлагач, тормышлары ничек үзгәргәнне сөйләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Регина Нурулина). Иртәгә, 26 майда, Казан Тормышны яратучылар көнен билгеләп үтә. Хәзер 2016 елда старт алган проект мәйданчыгында 5 яшьтән өлкән меңгә якын казанлы шөгыльләнә. Ел башыннан “Жизнелюб” клубы челтәре дәресләренә 18 мең 431 тапкыр килү теркәлгән. Быел проект чаралары үтә торган мәйданчыклар саны артты – 14 мәдәният йорты һәм 6 китапханәгә тагын 33 шәһәр китапханәсе һәм 7 парк кушылды. KZN.RU порталы В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында проектта катнашучылар белән аралашты.
Ләлә Миргасыйм кызы Азизова, 70 яшь, 2018 ел башыннан йөри, спорт-бал биюләре һәм халык биюләре белән шөгыльләнә: “Гомерем буе бал биюләрен яраттым, алар белән шөгыльләнү өчен бирегә Җиңү проспектыннан махсус киләм. Өлкән яшьтәге кешеләрнең хәрәкәтләнүе, музыка белән кушылып китүе бик яхшы”.
Шамил Габдрахман улы Мансуров, 86 яшь, 2016 елдан йөри, шахмат белән шөгыльләнә: “Организмыбыз белән ми идарә итә. Биредә шахмат уйнаганга яшибез, бу – хобби. Ярышларда, шәһәр һәм республика беренчелекләрендә катнашабыз”.
Светлана Витальевна Филимонова, 59 яшь, 2018 ел башыннан йөри, эстрада, бал биюләренә, сынлы сәнгатькә йөри: “Һәрвакыт рәсем ясадым, студент вакыттан бал биюләре белән шөгыльләндем. “Жизнелюб” проекты – миңа дәрт-дәрман бирә”.
Римма Һади кызы Габдрахманов, 59 яшь, 2018 елның гыйнварыннан йөри, эстрада, халык һәм спорт-бал биюләре белән шөгыльләнә: “Миңа, пенсионер буларак, дәресләрнең бушлай узуы мөһим. Биредә яхшы энергетика, яшь ягыннан барысы да бер, матур музыка, яхшы укытучылар, бик кызыклы программа. Мөмкин булса, барысына да йөрер идем”.
(843) 236-42-93 телефоны аша тулырак мәгълүмат белән танышырга һәм “Жизнелюб” дәресләренә язылырга мөмкин. Проект яңалыкларын, дәресләр юнәлешләрен һәм узу урыннарын проект битеннән белеп була. Биредә Тормышны яратучылар көненнән соң дәресләрнең җәйге җәдвәле барлыкка киләчәк.