Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2020, 11:20

Халык санын алуны уздырганда казанлылар керем күләмен күрсәтмәячәк

Акча чыганаклары турындагы сорауга җаваплар исемлеге «үзмәшгульлек» белән тулыландырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Халык санын алу барышында Россия халкына бирелә торган 30 сорауның берсе - яшәү өчен акча табу чыганаклары турындагы сорау. Исәпкә алу кәгазьләрендәге җаваплар респондентлар биргән мәгълүматлар нигезендә формалаштырылачак һәм документаль раслауны таләп итмәячәк.

Яшәү өчен акча чыганаклары турындагы мәсьәлә «Л» формасы бланкында урнашкан, ул Россия Федерациясендә даими яшәүче затлар турында белешмәләр җыю өчен билгеләнгән. Сорау түбәндәгечә яңгырый: «Сездә булган барлык акча чыганакларын санап үтегез» һәм бер яки берничә җавапны күздә тота. Респондент чыганаклар арасында түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин: хезмәт хакы, эшкуарлык кереме, мөлкәтне арендага бирү, җыйган акчаларын, дивидендларны, пенсия, инвалидлык буенча пенсия, стипендия, эшсезлек буенча пособие, ташламалар, компенсацияләр, җиңүләр, иждивение һәм башкалар. Керемнәр чыганаклары турындагы пунктның җаваплары исемлеге «үзмәшгульлек» белән тулыландырылган. Бу сорауга җаваплар алда торган халык санын алу барышында РФ халкының мәшгульлеге турында тулы картина алырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Шул ук вакытта керем чыганаклары турындагы сорауга җаваплар исемлегеннән «шәхси ярдәмчел хуҗалык» дигән аерым пункт төшереп калдырылды. Сүз уңаеннан, мондый җавап Бөтенроссия халык санын алу-2010 сораштыру кәгазендә булган.

Алдагы халык санын алуда шәхси ярдәмчел хуҗалык (авыл хуҗалыгы продукциясен сату яисә алмаштыру) кереме «Эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек» пунктына кертеләчәк. Бу пунктны эшкуарлык эшчәнлегеннән кереме булганнар билгеләп үтә ала. Бирегә шулай ук грантлар, язучыларга, рәссамнарга, адвокатларга акчалата бүләкләр дә кертелә. Бу пункт мөстәкыйль хезмәт эшчәнлеген алып баручыларга һәм шәхси эшкуар буларак теркәлгән, шулай ук шәхси эшкуар буларак теркәлмичә һәм ялланып эшләүчеләрдән башка эшләүчеләргә билгеләп үтелә. Бу чыганак фермер хуҗалыгын алып баручылар, шулай ук шәхси ярдәмчел хуҗалыкта авыл хуҗалыгы продукциясен, терлекләр һәм кош-корт сату һәм алмашу өчен үстерүче кешеләр тарафыннан да билгеләп үтелә.

Продукцияне үзләре куллансын өчен җитештергән очракта, «үзебезгә куллану өчен товарлар җитештерү» чыганагы билгеләп үтеләчәк. Бу пунктны үзләренең ярдәмчел хуҗалыкларында (дачаларны, бакчаларны, яшелчә бакчаларын һ.б. да кертеп) авыл хуҗалыгы эшләре һәм (яисә) терлек үстерү, балыкчылык, аучылык, кыргый үсә торган җимеш һәм гөмбә җыю, кием-салым, аяк киеме тегү һ.б. җитештерү белән шөгыльләнүчеләр билгеләп үтә ала.

Казан шәһәрендәге дәүләт статистикасы бүлегендә исәпкә алу кәгазендә керем күләме турында сорау юк, дип ассызыклыйлар. Шулай ук эш бирүчене күрсәтү таләп ителми. Мәсәлән, «хезмәт хакы» яки «пенсия» кебек акча чыганагын гына күрсәтергә кирәк булачак. Җавап документаль раслауны таләп итмәячәк. Гражданнар шәхси мәгълүматлар бирмәячәк.

Исегезгә төшерәбез, булачак халык санын алу ил тарихында уникенче булачак һәм яңа - цифрлы форматта узачак. Элегрәк Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәр узар, дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Барлык яңалыклар