В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада 403 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 403 бала (191 малай һәм 212кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 41. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 57. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 550 һәм 4860 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмир, Ләйлә, София, Марк, Егор, Арина, Алена, Матвей, Тимофей, Азалия һәм Камилә. Сирәк кушылган исемнәр: Лавр, Адинә, Дилия, Архип, Камаль, Елисей, Добромир, Яромир, Ника һәм Данелия.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 192 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.