Бер атна эчендә ТР башкаласында 375 бала туган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Узган атнада, 27 нче марттан 2 нче апрельгә кадәр, ТР башкаласында 375 бала – 204 малай һәм 171 кыз туган. Туганда иң зур авырлыктагы бала – 4680 грамм, иң кечкенәсе 1200 грамм тәшкил иткән.
Казанлылар балаларына иң еш кушкан исемнәр: Дмитрий, Әмир, Марк, Лев, Әминә, Есения, София, Ева. Иң сирәк исемнәр Хөсәен, Ильяр, Айназ, Әмилә, Әсма, Юна булган.
Шулай ук бер атна эчендә шәһәрдә 104 никах теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.