Узган атнада Казанда 450 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 450 бала тууы теркәлгән: 220 малай һәм 230 кыз.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 59. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 920 һәм 4730 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Ева, Тимур, Матвей, Артем, Алина, Әминә, Алисә, Мария, Мәдинә, Марат. Сирәк кушылган исемнәр: Ия, Данислав, Сәет, Балалетдин, Милева, Иветта, Стефания, Зәкәрия, Пьер, Нәзир.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 41 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 һәм 17 яшь булса, иң өлкәннәренә – 77 һәм 69 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.