В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 161 кыз һәм 199 малай тууы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
Туган вакытта минималь авырлыктагы бала 950 грамм булган, максималь авырлыктагысы – 5140 грамм, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Балаларга кушылган популяр исемнәр: Макар, Артур, Тимур, Анна, София, Сәмирә. Әти-әниләр кушкан сирәк исемнәр: Идрис, Мирас, Арон, Лея, Мирана, Иделия.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 147 пар никахларын рәсмиләштергән.