В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6-12 сентябрьдә шәһәрдә 391 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 391 бала тууы теркәлгән: 197 малай һәм 194 кыз.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 48. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1300 һәм 4700 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Ева, Алина, Әскар, Әмир, Камил, Мәрьям, Марк, Тимур, Артем, Кәрим. Сирәк кушылган исемнәр: Каролина, Алексия, Әдәм, Ицхак, Стефани, Всеволод, Алисия, Доминика, Риман, Эмма.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 384 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 81 һәм 79 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.