В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада башкалада 503 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Узган атнада, 13-еннән 19-нчы майга кадәр, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 503 бала тууы теркәлгән: 272 малай һәм 231 кыз.
Иң яшь әнинең яше - 18, иң яшь әтинең яше - 19 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 43, иң өлкән әтинең яше - 52. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 740 грамм булса, ә иң авыры - 4750 грамм.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Виктория, Мәликә, Тимур, Мирон, Полина, Алия, Юлия, Михаил, Владимир, Лев. Ата-аналар үз сабыйларына биргән иң сирәк исемнәр: Златаслава, Василина, Славяна, Лаура, Ария, Зифа, Данислав, Ариадна.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 151 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.