В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанда 401 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Узган атнада, 27-нче майдан 2-нче июньгә кадәр, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 401 бала тууы теркәлгән: 197 малай һәм 204 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 17, иң яшь әтинеке – 21.. Иң өлкән әнинең яше – 44, иң өлкән әтинең яше - 54. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 550 грамм булса, ә иң авыры - 4450 грамм.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: София, Ясминә, Әминә, Асель, Матвей, Әмир, Артем, Ульяна, Максим, Никита. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Родион, Ян, Лев, Станислава, Резедә, Ратибор, Азиза, Зәмирә, Луиза, Амиля, Рәсул.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 160 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.