Узган атнада 394 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 394 бала тууы теркәлгән: 198 малай һәм 196 кыз.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 59. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 680 һәм 4750 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: София, Әмир, Алинә, Арина, Кәрим, Анна, Роман, Тимур, Лия, Алисә. Сирәк кушылган исемнәр: Аглая, Белла, Умар, Айзил, Джея, Эрия, Глафира, Устиния, Эмилиана, Доминик, Сәйдәш.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 177 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.