В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 427 бала тууы теркәлгән: 210 малай һәм 217 кыз.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 427 бала тууы теркәлгән: 210 малай һәм 217 кыз.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 58. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 840 һәм 5200 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Марк, Самат, Раяна, Матвей, Мирон, Эмилия, Амелия, Валерия, Камил, Артем, Артур, Алисә.
Сирәк кушылган исемнәр: Олесия, Оливия, Диора, Мирза, Тамис, Руслана, Аврора, Радиля, Мия, Тая, Лада, Наум, Стефания.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 195 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.