Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 357 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Узган атнада, 25-нче ноябрьдән 1-нче декабрьгә кадәр, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 357 бала тууы теркәлгән: 170 малай һәм 187 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 18, иң яшь әтинеке – 19. Иң өлкән әнинең яше – 43, иң өлкән әтинең яше - 50.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Полина, Әминә, Амалия, Ева, Тимур, Александр, Есения, Ясминә, Ранель. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Миэлла, Сати, Клим, Инга, Сергей, Мартин, Алексия, Мөслим, Лея, Вениамин.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 163 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.