В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Март башыннан Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 458 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 1 марттан 14 мартка кадәр Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 458 бала (223 малай һәм 235 кыз) тууы теркәлгән.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Никита, Самирә, Артем, Кәрим, Аяз, Матвей, Софья, Арина, Алиса, Тимур, Кирилл. Сирәк кушылган исемнәр: Мелетий, Леон, Стефания, Әмин, Радима, Латыйфа, Любовь, Рената, Амелина, Айхан.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 54. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 700 һәм 4780 грамм.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 123 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 21 һәм 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 71 һәм 62 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.