Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 178 кыз һәм 192 малай тууы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). 14 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 370 бала – 192 малай һәм 178 кыз тууы теркәлгән.
Иң кечкенә бала 950 грамм, ә иң зуры 4850 грамм булып туган, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.
Бу атнаның иң популяр бала исемнәре арасында: Әмир, Ева, Ясминә, Егор. Әти-әниләр балаларына кушкан иң сирәк очрый торган исемнәр: Радмила, Эрика, Генрих, Танир.
Шушы вакыт аралыгында шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 156 пар үзләренең никахларын теркәгән.