В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада башкалада 86 малай һәм 61 кыз туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Узган атнада, 29-нчы апрельдән 5-нче майга кадәр, Казан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 147 бала тууы теркәлгән: 86 малай һәм 61 кыз.
Иң яшь әнигә – 18 яшь, иң яшь әтигә - 20. Иң өлкән әнинең яше – 46, иң өлкән әтинеке - 52. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 990 грамм булган, иң зур авырлыктагысы - 4530 грамм.
Бу атнаның балалар исемнәре арасында иң популяр түбәндәгеләр: Кәрим, Мәдинә, Артур, Софья, Ранель, Матвей, Арина, Ясминә. Ата-аналар үз сабыйларына кушкан иң сирәк исемнәр: Божена, Татьяна, Федор, Соломон, Альфред, Мила, Ивета, Борис, Дана.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 70 пар никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казан Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.