В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна эчендә Казанда 347 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 347 бала (180 малай һәм 167 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1100 һәм 4720 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Камил, Әмир, Кәрим, Айлин, Адель, Эмиль, Ибраһим, Ева, Мәрьям. Сирәк кушылган исемнәр: Бари, Солтан, Амиран, Алана, Лея, Ульяна, Марта, Серж, Теодор, Ярослава.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 95 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.