В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 163 кыз һәм 224 малай тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Узган атнада, 17-23-нче февраль көннәрендә, Казан шәһәре Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 387 бала тууы теркәлде: 224 малай һәм 163 кыз.
Иң яшь әнигә һәм әтигә - 18 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 46, иң өлкән әтинең яше - 49 яшь. Бала туганда минималь авырлык 2250 грамм, ә максималь авырлык 5070 грамм тәшкил итте, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.
Бу атнада балалар исемнәре арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Әмир, Марк, Тимур, Амелия, Александр, Артем, Арина, Кәрим, София, Мәрьям. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Игнат, Радим, Атея, Сафира, Илзат, Фидан, Амаль, Устинья, Савелий, Алита, Сәид, Виринея.
Шул ук вакыт эчендә шәһәр Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 218 пар үзләренең никахларын теркәде.