В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яшь әнигә - 18 яшь, иң яшь әтигә - 19 яшь.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Атна дәвамында, 15-21 июнь көннәрендә, Казанның ГХАТ бүлекләрендә 378 бала тууы теркәлгән.
Иң яшь әнигә - 18 яшь, иң яшь әтигә - 19 яшь. Иң өлкән әнинең яше - 45 яшь, иң өлкән әтинең яше - 56 яшь. Минималь авырлыктагы бала 1200 грамм булган, ә максималь авырлыктагысы - 5370 грамм, дип хәбәр итә Казан ГХАТ идарәсе.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: София, Ева, Тимур, Әмир, Сәмирә, Анна, Милана, Кәрим, Гадел. Атнаның иң сирәк исемнәре: Арнольд, Адәм, Игнат, Илиана, Меланья, Рузил, Алдан.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 183 пар үзләренең никахларын теркәгән.