В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулинар мастер-классларны онлайн режимында танылган гомумтуклану оешмалары пешекчеләре үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Казанда яшәүчеләр татар ашлары ризыкларын әзерләргә өйрәнә алачак. Кулинар мастер-классларны онлайн режимында шәһәрнең танылган гомумтуклану биналары пешекчеләре үткәрәчәк.
Мастер-класста теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Instagram социаль челтәре сәхифәсендә уза торган туры эфирга кушылырга кирәк.
Трансляцияләр 31-нче мартта, 1, 2 һәм 4-нче апрельдә узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә.
Пешекчеләрнең нинди рецептлар белән бүлешәчәкләре ахыргача сер булып тора. ТР рестораторлары ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова әйтүенчә, тамашачыларны ашларның төрлелеге гаҗәпләндерәчәк. «Бу камыр ризыклары да, төп ризыклар да, закускалар да булачак. Мастер-классларда катнашучылар вакытны файдалы үткәреп кенә калмыйча, үзләренең якыннарын тәмле ризыклар белән дә сөендерә алачак», - дип сөйләде Г.Шәрәфетдинова.