Ватан тарихы буенча тест «Зур тарих» масштаблы проекты кысаларында оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Казанлылар Ватан тарихы буенча тест язачаклар. Акция киләсе Хәтер һәм Дан елына багышлана һәм Россиянең барлык төбәкләрендә һәм 42 илдә узачак.
Катнашучыларга Ватан тарихының төрле чорларына багышланган 40 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр. Бөек Ватан сугышы чорына аерым игътибар биреләчәк.
13-нче декабрьдә җирле вакыт буенча 11.00 сәгатьтә эшли башлаячак махсус оештырылган мәйданчыкларда белемнәрне тикшерергә мөмкин булачак. Казанда тестны Казан технология һәм дизайн көллиятендә, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентында һәм П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллиятендә язарга мөмкин. Мәйданчыкларның һәм аларның адресларының тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин. Моннан тыш, көн дәвамында кдгр.рф проекты сайтында онлайн-тест үткәрү мөмкин булачак.
Ватан тарихы буенча тест «Зур тарих» масштаблы проекты кысаларында оештырылган, аны РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты һәм коммерцияле булмаган оешмалар башлап җибәргән, дип хәбәр ителә чараның рәсми сайтында.