В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына ТР Прокуратурасы, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм ТР Төзелеш министрлыгы вәкилләре консультация бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). 11-нче март көнне Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Консультацияне ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром үткәрәчәк.
Чара 15.00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Павлюхин урамы, 57 адресы буенча узачак. Алдан язылу түбәндәге телефон буенча алып барыла: +7(843)291-19-25, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте.