Җомга көнне, 21 нче июньдә, казанлылар ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним рәвештә экспресс-тест тапшыра алачак. Теләүчеләр социаль хезмәткәр белән киңәшләшә алачак.
Тест-мобиль 13:00 тән 17:00 сәгатькә кадәр «Хезмәт резервлары» стадионы каршындагы Горький исемендәге паркта эшләячәк.
Мондый акцияләр ТР башкаласының ике мәйданчыгында июльгә кадәр планлаштырылган. Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Чаралар СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм көрәшү буенча республика үзәге белән берлектә оештырылды.
ВИЧ-инфекция еллар буе кешене борчымаска мөмкин һәм медицина ярдәм итә алмасык вакытта үзе турында белдерергә мөмкин. Йоктыру турында нинди симптомнар сигнал итә, дәвалану тулы тормыш белән яшәргә рөхсәт бирәме — бу
мәгълүматны KZN.RU порталында укыгыз.