В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10-нчы апрель көнне акциядә катнашучылар язачак текстның авторы – язучы, радио алып баручысы, журналист, сценарист Дмитрий Глуховский.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Татарстанда рус теле буенча диктантны республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 400-дән артык мәйданчыкта язарга мөмкин булачак. Казанда акциянең төп мәйданчыклары булып А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, ТР Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты торачак. Диктантны шулай ук Профсоюзлар федерациясендә, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә, Халыклар дуслыгы йортында, «Мега» сәүдә үзәгендә, «Адымнар – белем һәм татулыкка юл», 93-нче номерлы гимназиядә һәм башка мәйданчыкларда да язарга мөмкин булачак.
Диктат язу өчен уңайлы мәйданчыкны «Тоталь диктант» рәсми сайтында сайларга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар. Акция 14.00 сәгатьтә башлана.
Диктантны язу алдыннан акциядә катнашучыларга Дмитрий Глуховский хикәясе мотивлары буенча төшерелгән кыска метражлы «Вәгъдә» фильмын күрсәтәчәкләр.
Шул ук көнне, 10-нчы апрельдә, «Тоталь диктант» белән бер үк вакытта алтынчы тапкыр TruD тесты узачак, ул акциядә чит ил кешеләренә катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Тестны 5 континентның 46 илендә 152 шәһәрендә , шул исәптән Австралиядә, Перуда, Коста-Рикада, Ливанда, Никарагуа, Кытайда, АКШта һәм башка илләрдә язачаклар.
«Тоталь диктант» акциясе 70 илнең 1000-нән артык шәһәрендә узачак. Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда 418 мәйданчыкта 11 мең 534 катнашучы диктант язган иде.