В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу сроклары 1-нче февральдән 15-нче июльгә кадәр гамәлдән чыккан документларга кагыла.
Фото: Денис Гордийко
Калган гражданнар өчен элеккеге кагыйдә гамәлдә булачак– иске документны 30 көн эчендә алмаштырырга кирәк. Вакыт туу көненең иртәгесе датасы белән исәпләнә башлый. 1-нче гыйнварда гражданга 45 яшь тулса, гариза бирүнең соңгы көне 31-нче гыйнварда булачак. Бу датага кадәр КФҮдә барлык документларны да кабул итәчәкләр, соңрак 2-3 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
КФҮдә кабул итүгә алдан язылу көне гариза бирү датасы булып саналмый. Ягъни, әгәр документларны алмаштыру вакыты 31-нче гыйнварда чыкса, ә 20-нче гыйнварда гражданин 2-нче февральгә кабул итүгә язылган булса, аның гаризасын инде кабул итмәячәкләр, чөнки документны алмаштыруның билгеләнгән срогы тәмамланган була дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.
Күрсәтелгән вакытта кабул итүгә языла алмаган очракта, КФҮ белгечләренә тере чират тәртибендә мөрәҗәгать итү, РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү яки миграция мәсьәләләре буенча бүлеккә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.
Исегезгә төшерәбез, РФ паспорты гражданнарга 20 һәм 45 яшь тулу белән алыштырылырга тиеш.