ТР буенча Россия реестры идарәсе күчемсез милекне гадиләштерелгән тәртиптә теркәү сораулары буенча “Бердәм кайнар линия көне” уздыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). 13 февральдә Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсе күчемсез милекне гадиләштерелгән тәртиптә теркәү сораулары буенча “Бердәм кайнар линия көне” уздыра. Сораулар 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Казанлылар сорауларына (843) 255-25-71 телефоны аша ТР буенча Россия реестры идарәсенең физик затлар милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнары өчен телефон номерлары идарәнең рәсми сайтында – rosreestr.tatarstan.ru “Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр” бүлегендә урнаштырылган.