Хәзерге вакытта ике эт һәм мәче вакытлыча опекага мохтаҗ.
Фото: Марат Мөгыйнов
Әйтик, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең берсендә ике эт – Дикс һәм Луна яши. Йорт хуҗасы киткәннән соң, аның хатынына кечкенә баланы тәрбияләү һәм йорт хайваннарын карап тоту авырга туры килә, шуңа күрә ул ярдәм сорап иҗтимагый хәрәкәт активистларына мөрәҗәгать итте. Мобилизацияләнүченең хатыны ихтыяҗ буенча вакытлыча хуҗаларга, шул исәптән терлек азыгы белән дә ярдәм итәчәк.
Дикс – кара-коңгырт төстәге уйнарга яратучы һәм тәртипле цвергпинчер. Бар нәрсәне дә ашый, ләкин тавыкка аллергиясе бар. Эткә прививка ясалган, паспорты бар. Дикс вольерга өйрәтелгән, аны шулай ук вакытлы хуҗаларга бирә алалар. Ярты ел элек туган Луна кушаматлы эт – овчарка белән гади эт метисы. Эт кара төстә, кешеләрне бик тә ярата.
Шулай ук Эбби кушаматлы абиссин мәчесе дә вакытлыча карап тотуга мохтаҗ. Сигез яшьлек хайван стерилизацияләнгән һәм 3 кг авырлыкта, көрән төстә. Мәче тыныч, җылыны үз итә, иркә, уйнарга бик ярата. Хуҗасы белән бергә йокларга ярата. Мобилизацияләнүченең гаиләсе Эббины ризык һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә әзер.
Йорт хайваннарын вакытлыча үзләренә сыендырырга теләүчеләр +7(800) 350-02-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар көн саен 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» волонтерлары да хайваннарны карашуда ярдәм итә. Хәзер хәйрия оешмасы йорт хайваннарын урамда йөртәчәк волонтерларга мохтаҗ. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә әзер казанлылар +7(843)558-74-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының Сеченов ур., 5 адресы буенча коворкингына килергә мөмкин.