Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2022, 09:51

Казанлылар 2023 елның беренче яртыеллыгына матбугатка языла ала

Хәйрия акциясе кысаларында халыкка балалар йортлары, интернатлар яки картлар йортлары өчен бүләккә язылу рәсмиләштерергә тәкъдим ителә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче сентябрь). «Россия почтасы» 2023 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясен башлап җибәрде. Каталогта 6200 дән артык басма тәкъдим ителгән, шул исәптән Россиянең төрле халыклары телләрендә. Басмалар арасында иҗтимагый-сәяси, күңел ачу һәм югары махсуслаштырылган газета-журналлар бар.

Матбугатка «Россия Почтасы» сайтының «Онлайн-язылу» бүлегендә язылып була. Электрон каталогтагы басмаларны исеме, нәшрияты һәм индексы буенча эзләргә кирәк, эзләү җиңел булсын өчен алар категорияләр, темалар һәм популярлык буенча бүленгән. Клиент вакытлы матбугатны алу өчен үзенә уңайлы булган ысулны сайлый ала: өйдәге почта тартмасына, абонемент тартмага яки почта бүлегендәге операторга. Матбугатка язылуны шулай ук мобиль кушымтада, теләсә кайсы почта бүлегендә һәм хат ташучы ярдәмендә рәсмиләштерергә була.

Яңа уку елында балалар һәм яшүсмерләр өчен матбугатка язылу да гамәлдә. Аерым каталогка яшь укучылар өчен 250 дән артык басма кертелгән. Шулай ук казанлылар «Игелек агачы» хәйрия акциясенә кушылып, социаль учреждениеләр өчен вакытлы матбугатка язылуны рәсмиләштерә алалар. Балалар йорты, хоспис, интернат, картлар йорты һәм алар өчен бүләк басмаларны компания сайтында һәм почта бүлекчәләрендә сайларга була.

Барлык яңалыклар