Шәһәрдә тематик фотоконкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Казанда иң яхшы чәчәк кадрына фотоконкурста катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Чәчәк ата торган Казан» конкурсында «Шәһәр мохитендә иң яхшы чәчәк кадры» номинациясендә төп бүләк көзгеле фотоаппарат булачак. Ә иң кызыклы һәм якты фотографияләр ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган юбилей альбомында урнаштырылачак.
Фотоконкурста катнашу өчен фестиваль сайтында теркәлергә, чәчәк композициясенең урнашу адресын, контакт мәгълүматларны күрсәтергә һәм фоторәсемнәрне беркетергә кирәк. Монда ук, конкурс сайтында, үзеңә ошаган рәсемнәр өчен тавыш бирергә була. Җиңүче халык тавыш бирүе юлы белән сайланачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Гаризалар 30-нчы августка кадәр кабул ителәчәк.