В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм программасы 22.00 сәгатьтән 3.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Бүген бөтен ил төп бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елны билгеләп үтә. Яңа ел төнен өйдә генә түгел, ә шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә дә күңелле итеп үткәрергә була. KZN.RU порталы Казан халкына һәм кунакларына планлаштырылган бәйрәм чаралары турында искә төшерә.
Яңа елны шәһәр халкы һәм кунаклары төп ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге каршында һәм «Черек күл» паркында каршы ала алачак.
Касә янында Яңа ел бәйрәме 22.00 сәгатьтә башлана һәм 1-нче гыйнвар 3.00 сәгатьтә тәмамлана. Биредә концерт программасы булачак, анда Казанның иҗат коллективлары һәм «Халык караокесы» шәһәр конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясаячак, шулай ук бәйрәм кунакларын күңелле конкурслар көтә. Кунаклар өчен Россия Президенты һәм Татарстан Президентының Яңа ел мөрәҗәгатьләре белән видеотрансляция оештырылачак.
«Черек күл» паркында махсус төзелгән сәхнәдә зур видеоэкран барлыкка киләчәк, анда 22.00 сәгатьтән «Карнавальная ночь» фильмын күрсәтү башланачак. 23.45 сәгатьтән барлык кунаклар да Россия Президенты һәм Татарстан Президентының видеомөрәҗәгатьләрен карый алачак. Ә аннары The Weekend кавер-төркеме чыгыш ясаячак. Шугалакта шуарга теләүчеләр өчен 3.00 сәгатькә кадәр тимераякларны прокатка алу пункты эшләячәк, ә тамак туйдырырга һәм җылынырга теләүчеләрне прокат бинасындагы кофеханәдә көтәчәкләр. Кунакларны бәйгеләр һәм бүләкләр көтә.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында Казанда яңа 2020 елны бәйрәм итүгә багышланган бүлек булдырылды. Бүлектә шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, Яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары, шугалак, чаңгы һәм тимераякларны прокатка алу пунктларының кайда урнашуы турында белергә була. Биредә шулай ук шәһәрдә, шул исәптән Казан паркларында һәм скверларында узачак мәдәни чаралар афишасы белән, яңа ел бәйрәмнәрендә транспортның эш режимы белән танышырга мөмкин.