Виртуаль ярдәмче транспорт, банк һәм ташламалы карталар ярдәмендә юл йөрү өчен түләү турында популяр сорауларга җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Казанның җәмәгать транспорты пассажирлары өчен Telegram мессенджерында бот-ярдәмче булдырылган.
Бот текст командалары белән «сорау-җавап» принцибы буенча эшли. Аның ярдәмендә транспорт, банк һәм ташламалы карталар турында тулырак белергә, шулай ук ярдәм хезмәте белән элемтәгә керергә мөмкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк шәһәр халкы өчен «Минем Казаным» чат-ботын эшләтеп җибәргәннәр иде. Аның ярдәмендә ташландык машиналар, йортсыз этләр һәм кар чистарту турында гаризалар кабул ителә. Казан халкына ачык булган башка файдалы платформалар һәм кушымталар турында KZN.RU порталы материалыннан белеп була.