В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2 нче февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тула.
Фото: Денис Гордийко
«Җиңү йөзләре» проекты Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән кешеләр турында мәгълүмат җыю һәм саклау максатыннан тормышка ашырыла: фронтта сугышкан, яралыларны караган, заводларда станоклар янында басып торган, бораулауда эшләгән һәм башка эшләр башкарган кешеләр турында.
Туганнары турындагы фотоархивларны һәм язмаларны Җиңү музеена мәңгелек саклауга тапшырырга мөмкин. Моның өчен гаилә архивыннан сугыш каһарманы турында мәгълүмат һәм фотолар җыеп, тарихи депозитарий сайтына мәгълүматны йөкләргә кирәк. Теркәлү формасында контакт мәгълүматларыгызны, электрон почтагызны күрсәтергә һәм «Үз тарихыңны өстәргә» сылтамасы буенча узарга кирәк. Шуннан соң «Җиңү йөзләре» тарихи депозитариена якыннары турында мәгълүматлар кертү буенча кирәк булган инструкцияләр белән хат җибәреләчәк. Һәрбер кеше өчен махсус карточка тутырырга кирәк булачак.
Депозитарийга кертергә мөмкин булган туганнар саны чикләнмәгән. Барлык тапшырылган материаллар да модерация уза. Җиңү музееның мультимедиа экспозициясенә яңа тарихлар бер ай дәвамында кабул ителә, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.
Исегезгә төшерәбез, 2 нче февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләре немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткәнгә 80 ел тула. Истәлекле датаны бәйрәм итү турындагы указга, билгеле булганча, РФ Президенты кул куйды.