В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пассажирга «Россия тимер юллары»ның бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанлылар поездларда ерак араларга башкарылачак сәфәрләрен дистанцион режимда гамәлдән чыгара ала.
Кассаларда рәсмиләштерелгән һәм 1-нче июньгә кадәр җибәрелә торган поездларга алынган билетларның акчасын кире кайтару өчен, пассажирга «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә +7(800)775-00-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мөрәҗәгатьтән соң үзәк операторы пассажир белән кассаны тоташтыра, анда йөрү документының төп нөсхәсе булган очракта мөрәҗәгать итү датасыннан 180 көн дәвамында акчаларны кайтарырга мөмкин булачак. Акча алу урыны турындагы тулырак мәгълүмат пассажирга өстәмә рәвештә биреләчәк.
Сату пунктларындагы (касса яки үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалы) бланкта бастырылмаган электрон билетларны кире кайтаруны пассажирлар үзләре рәсмиләштерелгән веб-ресурсларны кулланып мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырыла ала.
Моңа кадәр шулай ук 1-нче апрельдән 1-нче июньгә кадәр поездга өстәмә комиссияләрдән һәм түләүдән башка акча кайтару турында карар кабул ителгән иде, дип искә төшерә Горький тимер юлы - «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы матбугат хезмәте.