Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2023, 10:50

Казанлылар Бөтенроссия экспедициясендә катнаша һәм Ставрополь краена бара ала

Эшнең нәтиҗәсе җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проектларының презентация-дискуссиясе булачак

Фото: «Архитектурный батл идей» экспедициясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Казанлылар 4-8 нче декабрьдә узачак «Архитектурный батл идей» бөтенроссия экспедициясенә кушыла ала. Катнашучылар Ставрополь краеның тарихи шәһәренә – Кисловодскига барачак.

Сәфәрнең максаты – Төньяк Кавказ халыкларының традицион мәдәниятендә архитектураның ролен һәм әһәмиятен өйрәнү. Программада: мәдәни, тарихи һәм архитектура объектлары буенча күзәтү экскурсиясе, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча техник биремне үтәү, җирле активистлар белән идеяләр турында фикер алышу.

Анда 12 яшьтән өлкәнрәк укучылар, студентлар, фәнни җитәкчеләр, архитектура һәм дизайн укытучылары, муниципаль берәмлекләр департаментлары һәм архитектура идарәләре вәкилләре чакырыла. Кураторлар һәм остазлар булып Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары – МИТУ-МАСИ, А.Н.Косыгин исемендәге Россия дәүләт университеты, Төньяк Кавказ тау-металлургия институты һәм Дәүләт идарә университеты белгечләре торачак.

Катнашуга гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин. Эш тәмамлангач, шәһәр администрациясе алдында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проектларының презентация-дискуссиясе планлаштырыла.

Оештыручылар булып Җирле җәмгыятьләрне үстерү институты һәм Дәүләт идарә университеты тора.

Барлык яңалыклар