В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21-нче һәм 28-нче апрельдә Казан паркларында масштаблы язгы җыештыру өмәләре узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 21-нче һәм 28-нче апрельдә Казан паркларында масштаблы язгы җыештыру өмәләре узачак #ПарковыеГерои. Чарада спорт клублар, сәнгать коллективлары, шәһәр ширкәтләре вәкилләре һәм актив гражданнар катнашачак. Өмәгә кушылырга теләүчеләргә кирәкле инвентарь биреләчәк. Һәрбер кеше парк герое булырга мөмкин – һәйкәл, балалар мәйданчыгын юарга, кулга пумала алып, эскәмия һәм чүп савытларын буярга була.
Җыештыру өмәсендә катнашучыларны һәрбер паркта сәнгать программасы, балалар өчен күңел ачу урыннары, мастер-класслар һәм махсус әзерләнгән музыка көтеп кала. Җыештыру өмәсенең үзенчәлеге булып чүпне аерым савытларга җыю булачак. Катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлаячаклар, ә күңел ачу программасы кысасында парк геройлары арасында электросамокат һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.
21-нче апрельдә 11.00 сәгатьтә җыештыру эшләре “Черек күл”, “Континент” һәм “Калейдоскоп” паркларында, Аксенов исемендәге һәм Тинчурин исемендәге скверларда һәм шулай ук “Крылья Советов”, Урицкий исемендәге паркларда узачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
28-нче апрельдә 11.00 сәгатьтә җыештыру эшләре Лядов бакчасында, Горки-Әмәт урманында, “Дәрвишләр” скверында һәм Җиңү паркы белән “Наратлык”, “Крылья Советов” паркларында һәм 12.00 сәгатьтә – Горький исемендәге паркта планлаштырыла.