Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2019, 15:02

Казанлылар кан һәм сөяк баш мие донорлары була алалар

11-нче сентябрьдә Казанда донорлык буенча хәйрия акциясе узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). 11-нче сентябрьдә Казанда «Донор балигълылыгы» дип аталган хәйрия акциясе узачак. Анда катнашучылар, киләчәктә сөяк баш миенең доноры булу өчен, кан бирә һәм тукымага ярашучанлыкны тикшерә алачаклар.

Акциядә кан бирүгә каршы күрсәтмәләре булмаган 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш.

Сөяк мие донорлары исемлегенә алга таба керү максатыннан канны тукыма ярашлыгын тикшерүгә тапшыру өчен акциядә катнашучыга потенциаль донорлар исемлегенә керү һәм HLA-фенотипны билгеләү өчен кан тапшыру турында килешү имзаларга кирәк. Алга таба ул исемлеккә кертелә һәм HLA-фенотипның конкрет пациент белән бергә кушылганда генетик материалларны тапшырырга чакырыла. Реаль донор булганчы, ирекле ярдәмче тулы медицина тикшерүе уза, дип билгеләп үтәләр акцияне оештыручылар – «Игелекле Казан» һәм DonorSearch.org проектлары.

Хәйрия чарасы 11-нче сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) узачак. Акциядә катнашу өчен хәйрия проектының рәсми социаль челтәрләрендә теркәлергә мөмкин.

Акция сентябрьнең һәр өченче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сөяк мие доноры көненә туры китерелгән.

Барлык яңалыклар